«Барысы да хатын-кызлар өчен»: утырмалар кичәсе (16 +)

10 март көнне 6 нчы санлы китапханәдә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Барысы да хатын-кызлар өчен» дигән утырмалар кичәсе үтте.
Кунакка китапханәнең даими укучылары чакырылды. Катнашучылар энтузиазм, яшьләрчә дәрт белән «Сез кем һәм кайдан?» (әдәби әсәрдәге хатын-кызлар турында), «Серле хат», «Әбигә коймак ашарга», «Оста хуҗабикә» бәйгеләрендә көч сынашты. «Яшь аралаш көлү» мәзәкләре барысын да көлдерде. Кичә дәвамында хатын-кызларга багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгырады.  
Чараны йомгаклау өлешендә «Хатын-кызлар кулы тудырган күркәм иҗат эшләре» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды, күңел ачу программасында җиңүчеләр билгеләнде. Барлык катнашучылар кечкенә генә бүләкләр дә алды. 

Поделиться: